Хөрмәтле физкультура укытучылары, тренерлар, ветеран укытучылар, район данын яклаучы спортчыларыбыз! Бәйрәмегез уңаеннан эчкерсез котлаулар кабул итеп алыгыз!
Теләче спортчыларының районара, республика күләмендә үткәрелгән спорт чараларында катнашып, призлы урыннарны алуы - физкультура укытучыларының тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Райондашларыбызның республика, Россия күләмендә уңышларына сөенәбез. Алар - районыбыз горурлыгы. Физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә, яңа чемпионнар тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш кертүчеләрне, спорт ветераннарын Физкультурачылар көне белән котлыйбыз, сәламәтлек, бәхет телибез.
Нет комментариев