Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Бәйрәмегез белән!

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм мөхтәрәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз.

Сез җәмгыятьнең рухи-әхлакый нигезләрен ныгытуда һәм мәдәни мәгърифәтнең бурычларын тормышка ашыруда зур өлеш кертәсез. Россиядә үсеп килүче буынны гомумкешелек кыйммәтләре белән, ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә сезгә зур җаваплылык йөкләнә. Һөнәри осталыгыгыз матурлыкны күреп һәм аларны башкаларга җиткерә алуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә алга таба да кешеләрне яратып, аларга тәэсир итәрлек сүзләр табып, җыр-моң, шигърият дулкынында, халыкны илһамландырып, иҗат казанында кайнап, бергәләп матур күрсәткечләргә ирешергә язсын. Сезгә сәламәтлек, иҗади илһам, яңа үрләргә ирешүегезне телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев