8 Март - балалар бакчасында иң күңелле, иң назлы һәм гаҗәеп матур бәйрәм.
Бу көнне барлык елмаюлар, җырлар, шигырьләр, биюләр гүзәл хатын-кызларга багышлана. Өченче номерлы балалар бакчасында икенче кече һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган бәйрәм иртәләре узды. Балаларның бәйрәмдә чыгыш ясавы - әниләргә үз балаларыннан иң яхшы бүләк. Балалар матур җырлар җырладылар, биеделәр, уйнадылар.



Балаларның котлауларына әлеге мәктәпкәчә учреждение коллективы да кушыла һәм барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлый!
Нет комментариев