Балалар һәм яшьләр - игътибар үзәгендә
Бүген, ягъни 10 декабрь көнне, “Киләчәк” яшләр үзәге һәм Теләче урта мәктәбе базасында “Движение первых” - Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары Ләйсән Засыпкина катнашында семинар - киңәшмә булып үтте.
Семинар - киңәшмәнең “Киләчәк” яшьләр үзәгендә үткәрелгән өлешендә Теләче авылының 3 номерлы балалар бакчасы мөдине Гөлүсә Габделхакова, “Движение первых” - Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимгый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Теләче районы бүлеге җитәкчесе Алия Сабирова, “Движение первых” - Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлегенең балалар бакчаларында эшне оештыру буенча өлкән белгече Ландыш Фазуллина һәм “Движение первых” - “Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтмагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары Ләйсән Засыпкина чыгыш ясады.
Азактан, семинар - киңәшмәдә катнашучы кунакларга, балалар бакчалары тәрбиячеләренә Теләче авылының 3 номерлы балалар бакчасына йөрүче балалар тарафыннан “Каз өмәсе” күренеше күрсәтелде.
Семинар - киңәшмәнең мәктәп директорлары, балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү учрежениеләре җитәкчеләре катнашында Теләче урта мәктәбе базасында үткәрелгән өлешендә әүвәл “Движение первых” - Беренчеләр хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Теләче районы бүлеге җитәкчесе Алия Сабирова, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе директоры Сәринә Йосыпова һәм Иске Җөри урта мәктәбенең “Движение первых” - “Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте остазы Наилә Бәдриеваның хисаплары тыңланса, аннары, “Движение первых” - Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте төбәк бүлегенең эшчәлеге белән Ләйсән Засыпкина таныштырды.
Семинар-киңәшмәдә йомгаклау сүзе белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин чыгыш ясады.
Район мәгариф учреждениеләрендә көн дәвамында барган семинар - киңәшмә турында тулырак “Теләче” гзетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев