Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Балалар иҗат үзәгендә батарея җыю буенча акция үткәрелде

15 апрельдән 31 майга кадәр Балалар иҗат үзәгендә батарея җыю буенча акция үткәрелде.

Анда Теләче урта мәктәбе (116,904 кг), Баландыш  төп мәктәбе (4,5 кг), Сауш төп мәктәбе (5,414 кг), Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе (5,689 кг) , Шәдке урта мәктәбе (15 кг), Иске Җөри балалар бакчасы (10 кг), Алан урта мәктәбе (6,3 кг), 1 нче номерлы Теләче балалар бакчасы (31 кг), 2 нче номерлы Теләче балалар бакчасы (47, 08 кг) актив катнаштылар.

 

Җыелган батареялар Казанга җибәрелә, анда республика этабында җиңүчеләрне билгеләячәкләр.

 

Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын - Теләче урта мәктәбе -116,904 кг

2 урын – 2 нче номерлы Теләче балалар бакчасы - 47,08 кг

3 урын - 1 нче номерлы Теләче балалар бакчасы – 31 кг

Теләче районыннан гомуми масса : 241,887 кг.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев