Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Балигъ булмаганнарга йөртү таныклыгыннан башка скутер белән идарә итү катгый тыела

19 - май көннәрендә Татарстанда бер тәүлек эчендә мотоцикллар катнашында аварияләрдә ике кеше һәлак булды. 20 май көнне Биектау районында мәктәпкә баручы унҗиде яшьлек егет автомобильне узам дип идарәне югалта һәм юл буендагы таш бордюрга бәрелә. Нәтиҗәдә, техника әйләнеп каплана. Артта утырган унҗиде яшьлек пассажир кызның гомере өзелә. Инспекторлар белдергәнчә, егетнең мотоцикл белән идарә итәргә таныклыгы булган. Һәлак булган кыз аның сыйныфташы. Һәлакәтнең килеп чыгу сәбәпләрен район прокуратурасы хезмәткәрләре тикшерә.

Тагын бер фаҗига 19 май кичендә Казан читендә килеп чыга. Беренче мәгълүматлар буенча, Кол Гали урамында “Тойота” машинасы йөртүчесе сулга борылганда мотоцикл килеп чыга, юл бирми. Авария була, 37 яшьлек байкерның гомере өзелә. Бәрелешү шундый көчле була ки,  автомобиль юлга аркылы баса. Юл инспекторлары авариянең килеп чыгу сәбәпләрен тикшерә. Байкер нинди тизлек белән хәрәкәт иткән, машина йөртүченең аны күрү мөмкинлеге булганмы? Хәзер әлеге һәлакәт буенча  җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

8 майдан 27 майга кадәр республика, шул исәптән районыбыз юлларында “Мотоцикл”  оператив профилактик чара үткәрелде.  Быел республикада май аенда мотоциклчылар катнашында  килеп чыккан аварияләрнең артуы күзәтелә. Үсеш - 6%. Зыян күрүчеләр күпчелек очракта авыр тән җәрәхәтләренә дучар булалар.

Чара барышында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре мототранспорт белән бәйле аварияләрне кисәтү һәм булдырмый калу максатыннан юлларда профилактик рейдлар үткәрделәр, саклану чараларын (экипировка) пропагандаладылар, йөртү таныклыкларын барладылар, мотоциклларның төзеклегенә дә зур игътибар бирделәр. Атна - ун көн дәвамында балалар һәм яшүсмерләр инспекторлар күзәтүе астында булды. Профилактик чара барышында җиде йөртүчегә административ беркетмә төзелгән.

Автоинспекторлар ата-аналарга машина, мотоцикл ачкычларының балигъ булмаганнар  күзеннән читтә булырга тиешлеген искә төшерә. Балигъ булмаганнарга йөртү таныклыгыннан, тәҗрибәсеннән һәм осталыгыннан башка скутер белән идарә итү катгый тыела.

- Балигъ булмаганнар  йөртү таныклыгыннан башка мопед, мотоцикл яки автомобиль белән идарә иткән очракта, аларны Россия Федерациясенең  Административ хокук бозулар Кодексының 12.7 маддәсенең 1 өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тарту, ягъни - 5 мең сумнан - 15 мең сумга кадәр штраф түләтү каралган. Яшүсмер идарә иткән транспорт чарасы махсус стоянкага куела. Хокук бозучы 16 яшь тулмаган булса, аның өчен ата - анасы яки тәрбия кылучысы (опекун) җавап тота. Бу очракта алар Россия Федерациясе Административ хокук бозулар Кодексының 5.35 маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартылырга мөмкиннәр. Бу юлы да транспорт чарасы махсус стоянкага куела. Ә яшүсмернең үзен профилактик исәпкә куярга мөмкиннәр, - дип аңлатма бирде әлеге нисбәттән юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Илнур Кәримуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев