Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балыклы авылыннан Ринат Биктимеров : «Район газетасын башлангыч сыйныфтан бирле яратып укыйм»

Бүгенге көндә газета - журналларга язылу бара.

Быел да язылучыларыбыз арасында бүләкләр уйнатачакбыз. Балыклы авылыннан Ринат Биктимеров газетага язылырга өлгергән инде. Язылганлыкны раслаган квитанцияне дә редакциягә кертеп чыкты ул. 

- Гомер буе колхозда эшләдем. Район газетасын башлангыч сыйныфта укыганнан бирле, 1959 елдан бирле яратып укыйм.  Әле редакция бинасын күргәнем юк иде, бүген кереп чыгарга булдым. Призлар уйната башладыгыз бит, үземне сынап карыйм дип квитанцияне китердем, – дип килеп керде ул безгә елмаеп. 

Сездән дә 2025 елның беренче яртыеллыгына язылганлыкны раслаган квитанцияләрне көтеп калабыз. Артына телефон номерыгызны язарга онытмагыз! 

Реклама хокукында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев