Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Батырлар даны - мәңгелек!

Бүген Теләче стадионында Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак булган якташыбыз, ефрейтор Кириллов Олег Анатольевич истәлегенә багышланган күптөрле (многоборье) буенча мәктәп укучылары арасында Спартакиада булып үтте.

Традицион ярышларны тантаналы шартларда,  кереш сүз белән,  муниципаль район башлыгы урынбасары Илдар Мараков  ачып җибәрде. 

Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты ьитщкечесе урынбасары Динар Гыйниятуллин, Россия Федерациясе Эчке эшләр  министрлыгының Теләче бүлеге җитәкчесен вакытлача башкаручы Ленар Рафиков, Олег Кирилловның хезмәттәше Илгиз Нәбиев һәм әти-әние, Анатолий Иванович белән Римма Александровна, хәләл җефете Екатерина Валерьевна, кызы Алена катнашты.

Чарада Илгиз Нәбиев белән  Анатолий Иванович та чыгыш ясады. Алар ярышны оештыручыларга, анда катнашучы укучыларга рәхмәт белдерделәр.Тантанада Кириллов Олег Анатольевичның якты истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды. 

Ярты көн барган мавыктыргыч һәм киеренке ярышларда командалар беренчелегендә беренче урынны Шәтке урта мәктәбе укучылары яулады.  Икенче һәм өченче урыннарны Теләче мәктәбе белән Баландыш төп мәктәпләре бүлеште. Ярышларның күчмә әләмен быел Шәтке урта мәктәбе укучылары алып кайтып китте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев