Беренче бала туу турында акт теркәлде
Теләче гражданлык хәле актларын теркәү секторында 2026 елда беренче бала туу турында акт теркәлде.
Рузилә һәм Ирек Каримуллиннарның өченче сабыйлары дөньяга килде. Яшь гаилә Кече Кибәхуҗа авылында әти-әниләре белән зур гаилә булып яши. Олы уллары Кәрим Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә икенче сыйныфта белем ала, алты яшьлек Рания Олы Кибәхуҗа авылы балалар бакчасына йөри. Өченче сабыйларына Сылу исеме кушканнар.
Яшь гаиләгә сабыйларын тигезлектә үстерүләрен теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев