Без - Тукайлы халык
Бүген район мәдәният йортында сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан “Тукай - милләтебезнең йөзек кашы” дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Күпсанлы тамашачылар катнашында узган кичәдә, Габдулла Тукайның шигырьләре, җырлары, мәсәлләре яңгырады.
Аларны шагыйрьнең олугъ юбилее уңаеннан игълан ителгән күпсанлы иҗади, әдәби конкурсларда җиңү яулаган укучылар белән беррәттән, урта һәм өлкән буын вәкилләре дә башкарды.
Чарада муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллин да катнашты һәм чыгыш ясады. Үзенең чыгышында чарада катнашучыларны якынлашып килүче гүзәл бәйрәм - Габдулла Тукайның туган һәм Туган тел көне (26 апрель!) белән тәбрик итте.
Азактан, ул шагыйрьнең 140 еллыгы уңаеннан игълан ителгән төрле конкурсларда җиңү яулаган укучыларга, укытучыларга, әлеге бәйрәмне әзерләгән мәдәният хезмәткәрләренә, китапханәчеләргә дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Укучыларның шигъри тәлгәшләре район мәдәният йортында Әлфия Поташова җитәкчелегендә эшләп килүче вокаль ансамбль, Казаклар авылының “Моң” яшь гармунчылар ансамбле (җитәкчесе - Мөнәвәр Мөхәммәдиев) чыгышлары белән үрелеп барды.
Кичә Габдулла Тукай сүзләренә язылган һәркайсыбызга кече яшьтән таныш булган “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Тукайның үзе кебек якты, ачык һәм ихлас чара турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев