Теләченең Үзәк ял паркында игелекле күршеләр «Безнең ишегалды» дигән фестиваль узды.
Җирлегебезгә, үзенең яши торган ишегалдына битараф булмаган бер төркем райондашларыбыз Рәхмәт хатларына да ия булды. Аларның барысы да "Безнең ишегалды" программасының эшләүенә рәхмәтле.
Җаваплыгы чикләнгән "Теләче"идарәче компания җитәкчесе Рөстәм Закиров та шулай икәнен азсызыклады.
– Башкарылган эшләр күз алдында, программа эшләп торган башка күп катлы йортларның да ишегалдын тәртипкә китерербез. Бу халыкны да берләштерә, шунысы да мөһим, – диде ул сөйләшү барышында.
Нет комментариев