Биналар яңара
2007 елдан башлап, илебездә “Торак-коммуналь хуҗалык реформасына теләктәшлек фонды турында”гы 185 нче номерлы федераль канун эшләп килә. Аның нигезендә күп фатирлы йортларны колачлы төзекләндерә башлауга старт бирелгән иде.
Күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасында быел республиканың 42 муниципаль берәмлеге катнаша. Алдан планлаштырылганча, 911 йорт төзекләндерелергә тиеш. 97 йорт төзекләндерелгән инде. Бу хакта 21 июль көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында булып узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш һәм торак - коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин белдерде.
Мәгълүм программа нигезендә күпфатирлы йортлары төзекләндерелергә тиешле районнар исемлегендә быел Мөслим, Тәтеш, Арча, Бөгелмә районнары һәм Түбән Кама, Чаллы һәм Казан шәһәрләре белән беррәттән, Теләче районы да бар. Төзекләндерү эшләренең заказчысы - республикабызның торак - коммуналь хуҗалык фонды булса, төзелеш эшләрен башкаручы подрядчысы җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте. Республика программалары нигезендә районыбыз объектларында төзелеш, төзекләндерү эшләре алып баручы җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте төзүчеләрен якынлашып килүче Төзүчеләр көне белән (илебез җәмәгатьчелеге аны 10 август көнне билгеләп үтәчәк) ихлас котлыйбыз, аларга эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
Мәсәлән, бу көннәрдә әлеге программа нигезендә Теләче авылының Ленин урамында урнашкан 68 а номерлы йортта тулы куәткә төзекләндерү эшләре бара. Хәзер төзүчеләр йортның түбәсен, төтен чыгу юлларын алыштыра, диварын җылыткыч материал (минвата) һәм металл сайдинг белән тышлый. Иске түбә калаен, кайчылыкларны - яңа профнастилга һәм кайчылыкларга Хәлим Галләмов җитәкчелегендәге балта осталары алыштырса, диварларны үз эшләренең осталары бертуганнар Андрей, Сергей Киселевлар, Николай Максютов һәм Евгений Никулин төрә. “Бер бригада булып эшли башлаганыбызга дистә ел гына түгел инде. Аңлашып, бер - беребезгә ярдәм итеп эшләргә тырышабыз. Бездә баш, ахыр юк, бөтенебез бертигез. Шөкер, читләргә чыгып “казан асып” йөрмибез, үз Теләчебездә хезмәт куябыз. Безне эш белән тәэмин итеп торган район һәм “Колос” ширкәте җитәкчелегенә зур рәхмәт”, - диделәр егетләр бертавыштан. Сер итеп кенә әйтәм, район администрациясе, район үзәк хастаханәсе, Теләче урта мәктәбе, узган ел һәм быел Теләченең Ленин урамында яңа ачылган сәүдә үзәкләре биналарын да әлеге бригада егетләре тышлап чыкты. Алар күңел җылысын биреп башкарган эшләр бүген Теләчебезне бизи, аның йөзен билгели. Төзүчеләр 68 а номерлы йорттагы төзекләндерү эшләрен 15 августта төгәлләргә планлаштыра.
Участок мастеры Ленар Биктимеров белдергәнчә, аңа кадәр төзүчеләр йорт подвалындагы су үткәргечләрне, канализация торбаларын фатирлардагы су стоякларын алыштырганнар. Алга таба подъездларга керү ишекләрен дә яңага алыштырачаклар. Быел шундый ук эшләр - суүткәргечләрне, канализация торбаларын һәм фатирлардагы су стоякларын алыштыру эшләре Ленар Биктимеров җитәкчелегендә Теләче авылының Дальная урамында урнашкан 1а йортында башкарылган. Күптән түгел әлеге ширкәт төзүчеләре мәгълүм программа ярдәмендә Шармыш авылында урнашкан сигез фатирлы йорт металл сайдинг белән тышлаганнар. Төзекләндерү эшләре белән участок мастеры Рафил Гатиятуллин җитәкчелек иткән.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев