Борылышка да чират җитте
Җәй төзелешләр чоры. Бу юл хуҗалыгы өчен дә искәрмә түгел. Эшең төшеп районның кайсы ягына барып чыкма, анда юл төзелеше яки юл ремонты эшләре бара.
Мисал өчен, “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча бүлегенә караган Теләче участогы егетләренең бер өлеше бу көннәрдә участок мастеры Рафис Гусамов җитәкчелегендә Олы Нырсы белән М7 юлын тоташтыручы участокта хезмә куйса, икенчеләрен, юл эшчеләре - Фаил Хәлилов белән Рәис Галиевны һәм “КамАЗ” шоферы Хәмит Ахуновны без фоторәсемгә Баландыш авылы янәшәсендәге юл участогын төзекләндергәндә төшереп алдык. Алар участоктагы тишек - тошыкларны эмульсия сыекчасы белән бергә буталган вак таш белән ямыйлар иде. Егетләр салган масса билгеле бер вакытка кадәр (бер ел!) юлны тигезләп, юлчыларны хәвеф-хәтәрләрдән саклап торачак.
Районыбызны М7 трассасына алып чыгучы Олы Нырсы авылы янәшәсендәге юл участогына килсәк, биредә 500 метр арада тулы куәткә грунт эшләре бара. Трассадан Олы Нырсы авылына төшүче туры почмаклы, авария ихтималы тудыручы кискен юлны кыек итеп салу (борылыш өчен) эшенә керешкәннәр.Тоташ яуган яңгырлар яву сәбәпле, бу эш узган көздә туктап калган иде. Хәзер бу участокта Денис Алексеев (грейдер), Ранил Тимербаев (авыр каток), Камил Гыйбадуллин (эксковатор), Фиргать Әхмәтов (юл эшчесе ) Фәнил Галиәхмәтов (“КамАЗ” шоферы) тырышып хезмәт куя. Без килгәндә алар эшкә тотынырга, әүвәл юл билгеләре куеп чыгарга, аннары, иске асфальны иске юл кырыена җәяргә әзерләнә иде. Монысы, тоташ яңгырлар очрагы өчен бик кирәк. Җәйнең ничек киләсен белеп булмый. Ярый ла, бүген көн кояшлы, тышта +30-33 градуслы челлә. Бу уңайдан узган җәйнең искә төшереп үтә дә җитә.
Исегезгә төшерәбез, Олы Нырсы авылы янәшәсендәге юлда ремонт эшләре узган ел башланып киткән иде. Анда 3,5 чакрым арадагы юлда грунт эшләре башкарылып, бренче кат асфальт түшәлде инде. Юл төзүчеләребез тиз арада грунт эшләрен башкарып, якын көннәрдә ике өлешкә дә асфальт түшәрләр дигән ышаныч бар. Сынатканнары булмады. Моның өчен куәтле техника да һәм үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкара торган юл төзүчеләр бар. Иң мөһиме - уңай һава торышы, хезмәтләрендә иминлек һәм уңышлар телик үзләренә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев