Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Бүген финанс хезмәткәрләре көне!

Хөрмәтле финанс министрлыгы хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез –финансистлар көне белән тәбрик итәбез!

Финансистның эше шау-шусыз, игътибарны читкә юнәлдермәүне таләп итә, ул төгәл һәм хаталарны кичерми. Коллективның  бердәм булуы, команда рухы, бер-береңне ярты сүздән аңлау кебек асыл сыйфатлар әлеге эш нәтиҗәсенә зур йогынты ясый. Әлеге һөнәрне сайлап алучылар аналитик фикерли, вакыйгаларны алдан ук фаразлый,  игътибарлы, куелган максатарга ирешүдә тырыш һәм үҗәт, өстәвенә тиз эшли белә. Сезнең барыгызга да мәгълүм, хөкүмәтнең һәр тиене бер максатка – халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә хезмәт итә. Шушы нисбәттән, Сезгә югары һөнәри осталыгыгыз, республикабыз иминлеге өчен сыйфатлы эшегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев