Бүген тылның ныклыгы бик кирәк!
Алан авылының уңган апалары, пилмән ясау өчен 60 кг ит белән булышкан, авылдашлары Ильдар Фазылҗановка зур рәхмәтле!
Бүген тылның ныклыгы бик кирәк. Тарихта әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең Бөек Ватан сугышы елларында фронтка нинди юллар белән ярдәм итүләре турында күпләребез ишетеп үскән буын вәкиле. Ул дәвер кешеләре илебезгә килгән зур сынауны бергәләшеп җиңгән. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен туган җирдән һәр хәбәр дә зур сөенеч рухландыручы, батырлыкка өндәүче көч булып тора. Егетләргә ярдәм йөзеннән оештырылган изге эшкә өлеш керткән райондашларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез!
- Авыл мәдәният йортында бергәләшеп, 60 кг фарштан, махсус хәрби операциядәге егетләребез өчен дип, пилмән ясарга җыелдык. Ильдар безгә узган ел да бик булышкан иде ит белән. Исән-сау башкарып чыгарга язсын! Әлегедәй акцияләрне еш үткәреп торабыз , – диде мәдәният хезмәткәре Гүзәлия Җамалиева.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев