Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Булат Заһидуллин: “Яңа ел ялларын ничек файдалы итеп уздырырга?”

Күпләр зарыгып көткән озын-озак Яңа ел яллары да башлана. Белгечләр әлеге вакытны заяга уздырмаска киңәш итә. Бәйрәмне чама хисен югалтмыйча гына ничек күңелле һәм файдалы итеп уздырырга соң? Бу хакта Теләче спорт мәктәбе тренер- укытучысы Булат Заһидуллиннан сораштык. Барыбызга да таныш һәм гап-гади ысуллар ялларны нәтиҗәле үткәрергә ярдәм итәр.

Азрак ашарга, күбрәк хәрәкәтләнергә
Бәйрәм – ашау өчен генә түгел. Бик үк файдалы булмаган ризыкларны озак вакыт дәвамында ашау, артык ашау да ашказаны-эчәклек трактына, бавырга һәм ашказаны асты бизенә начар йогынты ясый. Шуңа күрә чама хисе булырга тиеш.  Организмга физик күнегүләр кирәк. Хәрәкәтләнү активлыгы файдага гына була.

Телефонсыз ял
Телефоннарны сүндереп, читкә алып куябыз. Бер дә булмаса, почтаны тикшереп алу, смсларны барлау өчен аерым сәгать кенә бүлеп бирергә тырышыгыз. Телевизорны да күп карау киңәш ителми.

Саф һавада күбрәк булыгыз
Яңа ел ялларында, ниһаять, көндәлек эшләрне онытып, шугалакка барырга яки чаңгы шуарга, бассейнга килергә була. Саф һава организмга уңай йогынты ясый, иммунитетны ныгыта. Шунысын да онытмагыз: урамда йөргәндә бозлавыкта сак булырга, ә шугалакта исә куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәк.

Режимны җайга салу
Эшкә чыгар көннәр якынлашкан саен акрынлап йокы режимын җайга сала башларга кирәк. Яңа ел ялларында да вакытында йокларга ятарга күнегегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев