Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Бусагада - яңа уку елы

Бүген муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Булат Низамов җитәкчелегендәге эшче комиссия мәктәп автобуслары маршрутларының яңа уку елына әзерлеген тикшерде.

Комиссия составында хуҗалык - эксплуатация конторасы (ХЭК) җитәкчесе Зөфәр Абдуллин, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге инспекторы, полиция майоры Салават Каюмов, район мәгариф бүлеге белгече Марат Котдусов һәм “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалына караган  Теләче бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Гобәев эшләде. 

Әлеге уңайдан комиссия әгъзалары Түбән Саурыш, Олы Нырсы, Иске Карабаян, Кече Нырсы, Кече Мирәтәк авылларында булып, бу авылларга килүче юлларны, аларның махсус мәйданчыклар һәм тукталышлар белән тәэмин ителешен карадылар. Җитешсезлекләр язмача теркәлеп барылды. Алга таба йөреш вакытында күрелгәннәрдән чыгып тиешле карарлар кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев