Бусагада - язгы кыр эшләре
Бүген район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген барлау максатыннан традицион үзара тикшерү үткәрелде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе урынбасары Булат Яруллин җитәкчелегендәге комиссия җаваплылыклары чикләнгән “Чулпан”, “Игенче”, “Август - Теләче”, “АгроЛак” ширкәтләре һәм “Алан” акционерлык җәмгыяте базасында булып, машина - тракторларның, тагылма машиналарның, техника паркларының һәм амбар хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлегенә бәя бирде.
Тикшерүнең барышы һәм язгы кыр эшләренә әзерлек буенча кемгә нинди бәя бирелүе турында тулырак “Теләче” газтасының киләсе саныннан укып белә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев