«Чәчәкләр китерегез Тукайга...» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 23 апрель көнне гала-концерт һәм Габдулла Тукай исемендәге XVI Бөтенроссия укучылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Чара шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга һәм РФ Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына багышланган иде.
Габдулла Тукай исемендәге укучылар конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә. 2026 елгы конкурсның темасы - " Чәчәкләр китерегез Тукайга..." дип исемләнгән.
Конкурсның беренче (район) этабы 2025 елның 2 октябреннән 31 октябренә кадәр узды. Анда Татарстанның барлык районнарыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 681 мәктәптән 1424 укучы катнашты. Конкурсның финалы 2026 елның 20-22 апрелендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында үтте.

Теләче мәктәбенең 2 класс укучысы Әхмәтвәлиев Данияр барлык сайлап алу этапларында уңышлы чыгыш ясап, Гала-концертка үтеп, 3 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Аны чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев