Чүп булмасын өчен - чүпләмәскә кирәк!
Район яңалыклары

Чүп булмасын өчен - чүпләмәскә кирәк!

1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык тәмамланды.

Ел саен үткәрелүче чисталык икеайлыгының әһәмияте зур. Аның төп максаты – әйләнә-тирәбезнең чисталыгын, халыкның эпидемиологик һәм экологик иминлеген тәэмин итү. Ләкин шулай булса да, авыллар буйлап йөргәндә үләннәре чабылмаган, чистартылмаган капка төпләре күренгәли әле. 

Әйләнә-тирәнең чисталыгы, матурлыгы һәркемнең күңеленә хуш килә.  Ирешелгән чисталыкны һәм матурлыкны күрергә һәм сакларга өйрәник!  Хөрмәтле Теләче халкы һәм кайткан кунаклар, әйдәгез, яшәгән  урыннарыбызның матурлыгын бергәләп саклыйк! 

Исегездә тотыгыз: чүп булмасын өчен аны  чүпләмәскә кирәк!

 

 


Нет комментариев