Җиңү көне алдыннан, Үзәк мәктәбенең алдынгылар активы һәм беренче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Теләче авылының Дан аллеясында “Тере Хәтер” дигән уртак акция үткәрде.
Акция барышында өлкән сыйныф укучылары балаларны Дан аллеясы тарихы белән таныштырдылар, Россия гаскәрләренә куелган һәр обелискның әһәмияте турында сөйләделәр.

Соңыннан балалар территорияне чүп-чардан җыеп кына калмадылар, ә стеллаларны һәм обелискларны юып чыктылар, чистарттылар. Шулай ук әлеге территориягә яшь чыршылар утыртылды.




Нет комментариев