Данил - икенче
Җаваплылыгы чикләнгән “Август-Теләче” ширкәте комбайнчысы, хезмәт алдынгысы, тумышы белән Петровск авылыннан булган Шигаев Данил Михайлович турында шулай дияргә мөмкин. Чөнки 2008 елда мәрхүм булган әтисе Михаил дәдәй дә гомерен комбайнда эшләп үткәрде. Инде аның данлы юлын бүген улы Данил дәвам итә.
Үзәк урта мәктәбен тәмамлауга ук Данил МТЗ-82 тракторында эшләде. Соңрак “Ягуар” комбайнын иярләсә, хәзер исә Алманиядә эшләнгән куәтле ”АССМ-161” комбайнында хезмәт куя. “Туган төбәгеңдә эшләүгә җитми инде. Биредә эшләр, үзеңне күрсәтер өчен бөтен шартлар да бар. Хезмәт хакын да аз димәс идем. Иң мөһиме - тәртипле булырга, үзеңә йөкләнгән эшне намус белән башкарырга гына кирәк”, - ди ул. Быелгы уракта төрдәш комбайннар арасында эшләп, икенче урын яулаган Данилны кышын да, язын да хезмәт көтә. Кышын техника ремонтласа, язын исә куәтле “Аксион-950” тракторы, “Барго” чәчкече чәчү эшләре башкара. Үзәк фельдшерлык-акушерлык пунктында фельдшер булып эшләүче хәләл җефете Светлана (Екатериновка авылы кызы) белән алар дус-тату гаиләдә ике кыз, бер ул үстерәләр.
Фәнил Нигьмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев