Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Дәүләт программалары - гамәлдә

2016 елда республикада авыл җирлеге биналарына капиталь төзекләндерү өр - яңа дәүләт программасы тормышка ашырыла башлады. Бу программа гамәлгә кертелгәч, Иске Җөри, автоном бина булган Шәтке авыл җирлеге биналары төзекләндерелде. Соңгы ун елда шушы программа нигезендә Олы Мишә, Югары Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа, Алан, Олы Нырсы, Әбде авыл җирлекләре биналары яңартылды.

Баландышта исә өр - яңа автоном бина төзелеп кулланышка тапшырылды. Дөрес, төзекләндерелгән биналарның беришләре җирле мәктәпләр, балалар бакчалары яки мәдәният учаклары белән өйдәшлек итә.  Өйдәшлек  җирлек биналарын төзекләндерүгә  берниди дә комаучаулык тудырмады, киресенчә,  буш мәйданнардан коткарды.  Әлегедәй оптимальләштерү гамәлләре авыл җирлекләрененең беркадәр бюджет чыгымнарын экономияләргә дә ярдәм итте. Өйдәш кертүдән һәм төзекләндерү эшләреннән соң Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында кышларын аз гына булса да җылы булгандыр дигән ышаныч бар.

Шунысы сөенечле, әлеге программа нигезендә Олы Мәтәскә авылында да өр - яңа җирлек бинасы төзелеп килә. Ул иске балалар бакчасы янәшәсендә урын алган. Төзү эшләрен җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте алып бара. Мин барганда төзүчеләр тарафыннан аерым бүлмәләр булдырылып, аларга электр, газүткәргечләр кертелгән, санузел эшләнгән, ишек - тәрәзәләр куелган, керү - чыгу өлешен эшләп бетерәсе, якын - тирәсен тәртипкә китерәсе калган иде. Нәтиҗәдә, җирлек хезмәткәрләре бик тиздән авыл мәдәният йорты бинасыннан - өр - яңа автоном бинага күчәчәкләр.

  • Бинаның тышкы ягына гына түгел, эчтәге бүлмә һәм коридорларга аеруча зур игътибар бирелә. Төп максат - биредә эшләүчеләргә, теге яки бу гозер белән килүчеләргә уңайлы мохит тудыру, - диде авыл җирлеге башлыгы Шәфкать Кәримуллин.

Икенчедән, бина бирегә килгән киткән кешеләрнең күңеленә хуш килергә тиеш. Яхшымы, яманмы, җирлеккә беренче аяк баскан кешеләр эш буенча булсынмы, башка йомыш беләнме, беренче чиратта, нәкъ менә шушы бинага килә.

Әлеге программаны кабул итү юкка булмады, билгеле. Авыл җирлеге биналарының күпчелеге узган гасырда ук төзелгән корылмалар. Күбесе өйдәшлек итте. Мисал өчен, республика программасы нигезендә төзекләндерелгән авыл мәдәният йорты бинасына күчкәнче,  Олы Мәтәскә авыл җирлеге почта бүлеге белән бергә иске бинада эшләде. Аларның күбесенең яхшы ремонт күргәне юк иде. Яңа бина салу турында әйткән дә юк. Шуңа күрә 2016 елда муниципаль берәмлекләр съездында әлеге мәсьәләгә игътибар бирелеп, әнә шундый шундый әһәмиятле карар кабул ителгән иде. Ун ел эчендә берәм - берәм булса да, җирлек биналары төзекләндерелде яки яңалары салынды. Нәтиҗәсе, үзебезнең күз алдында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев