«Безнең яңа тәрбияче» республика акчалата бүләк конкурсының 2026 ел йомгаклары буенча Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Саетова Дильбар Рәшит кызы җиңүчеләр исемлегендә.
Ул мәктәпкәчә белем бирү нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән авторлык проектын тәкъдим итте. Җюри Дильбар Рәшит кызының эшендә инновацион методикаларны һәм заманча технологияләрне югары бәяләде.Бу казаныш — зур һөнәри үсеш юлына фатыйха! Алга таба да яңадан-яңа үрләр яулавын телибез.
Нет комментариев