Бәйгенең җиңүчесен билгеләдек
Район яңалыклары

Бәйгенең җиңүчесен билгеләдек

Хәтерләсәгез, күптән түгел шигырь бәйгесе игьлан иткән идек. Ниһаять, әлеге бәйгегә нәтиҗә ясап, җиңүчене билгеләдек. Ул - Саба районы Курсабаш авылыннан - Гадел Исмагилов.


-  Мин Курсабаш җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә биш елдан артык инде бухгалтер булып эшлим. Саба аграр көллиятен тәмамладым, Казанда КНИТУ да укып чыктым, читтән торып. Кечкенәдән шигырьләр язарга яратам.Социаль челтәрдә шундый бәйге баруын күрдем дә катнашып карарга булдым. Җитмәсә атларны бик яратам, - дип таныштырды Гадел үзе белән.

  

Котлыйбыз, Гаделне! Алга таба да туган авылы өчен файдалы хезмәткәр булырга язсын яшь егеткә!


Нет комментариев