19 сентябрь көнне, Идел - Баландыш М7 автоюлының Теләче районы территориясендә, OXO MOTORS питбайкы йөртүче (балигъ булмаган), дәүләт теркәү номерыннан башка, Теләче районы Олы Нырсы авылы ягыннан, Идел М7 юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, юл хәрәкәте өчен куркынычсызлык тәэмин итә торган куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм юл читенә очкан.
Әлеге юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче тән җәрәхәтләре алган, хастаханәгә озатылган.

Юлда игътибарлы булыйк!
Нет комментариев