Егетләр генә исән булсын
Махсус хәрби операцияда булучы якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм төялгән йөк машиналары зур сәфәргә кузгалды. Бу көннәрдә мәдәният йорты бүлегендә урнашкан волонтерлар эшли торган штаб кайнап торды. Апалар көнне төнгә ялгап диярлек эшләделәр. Соңгы атналарда өйләренә кайтмадылар да диярлек була. Оешмалардан, эшмәкәрләрдән килгән продукцияны кирәк-яракны тартмаларга тәртипләп тутырып, урнаштырып, язулар беркетү өчен байтак вакыт сарыф ителә.
Районыбыз халкы көзге байлыктан да өлеш чыгарган, яшелчәләр, бәрәңге, тозланган яшелчәләр, кайнатмалар һәрберсе бар иде. Коры, тиз пешерелә торган ашлар, итләр, авылларда апалар кискән өй токмачлар, яңа пешкән ипиләр һәм башка бик күп санлы әйберләр машинада үз урыннарын алды. Гуманитар ярдәм төялгән көнне дә район халкы маскировкалы челтәр үрде. Бу юлы да егетләр сораган кирәк-яраклар тутырылды. Техникалар өчен тәгәрмәчләр һәм башка әйберләр йөк машинасында урын алды. Якташларыбызга гуманитар ярдәмне Теләче, Саба районы волонтерлары бергәләшеп алып китте. Алар арасында һәрдаим гуманитар ярдәмне илтеп тапшырудан читтә калмаучы Фәнил Әхмәтвалиев та бар иде. Егетләрнең хәлен белергә бу юлы да район башлыгы Айрат Фатхуллин һәм аның урынбасары Илдар Мараков та китте. Озын сәфәргә өч йөк машинасы кузгалды, егетләргә шулай ук Саба, Теләче районнары әзерләгән өч УАЗ машинасы һәм бер Урал мотоциклы да җибәрелде. Әлеге техникалар ничә еллар туган якларыннан читтә булган егетләрнең хезмәт итү шартларын аз булсада җиңеләйтер диеп ышанасы килә. Волонтерлар ярдәмнәргә хәрби хезмәттә булучыларга тапшырган. Алар район халкына, җитәкчеләргә, якташларга ярдәмнәре өчен олы рәхмәт сүзләрен, сәламнәрен җиткергән. Исән-сау кайтып җитсеннәр диеп кенә телисе килә. Егетләрнең якыннарына сабырлык телибез.
Эльмира Котдусова .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев