Егетләргә - ысланган тавыклар җибәреләчәк
Бүген Караширмә, Ямбулат, Күкчә һәм Олы Мәтәскә авылларында яшәүче хөрмәтле хатын-кызларыбыз: әби - апалар, киленнәр һәм туташлар Арча инкубаторыннан иганә буларак бирелгән бройлер тавыкларны суеп чистарттылар. Җәмгысе 150 дән артык тавык.
Бу эштә ут - күршеләребез Саба районы хатын - кызлары зур активлык күрсәтергә өлгергән инде. Алар фронтка дип, 500 дән артык тавык суеп, чистартып әзерләп куйган. Район мәдәният йорты бинасында урнашкан теләктәшлек штабы җитәкчесе Әлфия Әхмәтҗанова белдергәнчә, чистартылган тавыклар ыслангач, Украинада махсус хәрби операциядә булган райондашларыбызга җибәреләчәк. Ыслангачы алар Балыклы авылында урнашкан шәхси эшмәкәр Илдар Фазылҗановка караган мөгезле эре терлек сую цехы суыткычында сакланчак.
Әлеге рәсемнәрдә сез махсус хәрби операциядәге егетләр хакына вакытын, хәләл хезмәтен кызганмаган, авыл клубы мөдире Әкълимә Мәһдиева җитәкчелегендә өмә ясап, бер мизгелдә 64 тавыкны чистартып куйган Караширмә һәм Үзәк авылларында яшәүче хатын-кызларыбызны эш вакытында күрәсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев