Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенә старт бирелде

20 октябрьдән Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесе старт алды. Бәйгене оештыручылар - «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы.

Конкурс Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмендә һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе белән берлектә уздырыла.

Конкурсның төп максаты - республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән гүзәл затларны барлау, үсеп килүче буынны тәрбияләү, гаилә институтын ныгыту, мәдәният һәм рухилыкка ярдәм итү. 

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнә: «Хатын-кыз - ана», «Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият», «Хатын-кыз - галим», «Минем язмышым - минем һөнәрем», «Хатын-кыз - лидер», «Хатын-кыз - бизнес-леди», «Өченче Возраста героинясы», «Хатын-кыз - ел үрнәге». Шулай ук "Ир-ат - лидер" һәм "Ир-ат - игелекле йөрәк" номинацияләре буенча да урыннар билгеләнеләчәк. 

Бәйге түбәндәге  этаплар буенча үтә:

- муниципаль тур: 20 октябрь - 30 ноябрь;

-зональ тур: 2025 елның 1 декабре - 2026 елның 10 феврале. Бщйгенеж финалы март аенда уза. 

Конкурста катнашу өчен анкета тутырырга, видеоролик-үзпрезентация булдырырга һәм аны катнашучы яшәгән муниципаль берәмлектә “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы бүлегенең электрон почтасына җибәрергә кирәк. Материаллар бирүнең иң чик срогы - 30 ноябрь. 

Белешмәләр өчен телефон номеры: 88436021373, +7 939 334-72-83

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев