«Ел хатын-кызы. Ел Ир-аты: Хатын-кыз карашын» республика бәйгесенең зона ярышларында катнаштылар
Бүген «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона турын Питрәч районы Ленино - Кокушкинода урнашкан Яшьләр үзәгендә кабул итте. Биредә Арча, Теләче, Кукмара, Саба, Биектау, Питрәч, Әтнә районнары вәкилләре көч сынашты.
Теләче муниципаль районыннан, әлеге чарада, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гиниятуллин, районның ветераннар Советы рәисе Рәис Заһидуллин, Россия хатын-кызлар берлеге төбәк бүлегенең Теләче районы хатын-кызлар советы рәисе Әнисә Туктамышева, конкурста катнашучылар, аларның җанатарлары, «Сюрприз» бию коллективы катнашты.
Ә төп катнашучылар – «Ир-ат - игелекле йөрәк» номинациясендә сугыш ветераны Алексей Иванович Писарев һәм Газизова Рузалия Шамилевна «Хатын-кыз - ана» номинациясендә.
Конкурсантларның барысы да тормышта үз урыннарын тапкан, уңышларга ирешкән, башкаларга үрнәк, остаз булырлык шәхесләр. Алар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу жюрига бер дә җиңел булмагандыр. Көне буе барган бәйге, зур бәйрәмгә әверелде. Уйландырды, елатты, көлдерде... Сокландырды! Күпләр, мөгаен: «Менә бит янәшәбездә кемнәр яши!» – дип горурлангандыр.
Казан шәһәрендә узачак турга (ул 4 нче мартта булачак) райондашларыбызның икесе дә – Олы Нырсы авылында яшәүче Алексей Писарев («Ир-ат - игелекле йөрәк» номинациясе) һәм Олы Мишәдән Рузалия Газизова («Хатын-кыз - ана» номинациясендә) узды. Аларны зур җиңүләре белән тәбрик итәбез һәм алдагы турда да уңышлар телибез!
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев