Гайбәтче, ягъни гайбәт сөйләүче - беркайчанда җәннәткә керә алмас
Гайбәт түгел, гыйбрәт өчен генә сөйләшәбез бит инде, гайбәт булмасын инде - күпләребез шул сүзләр белән үзләрен юатып гайбәт сөйләшә.
-Аллаһының Илчесе пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһү галәйһи ва салләм әйтте:
«Хактыр ки гайбәт сөйләп, таратып, дуслар, кардәшләр, кешеләр арасын бозучылар Аллаһы Тәгаләнең ачуына, каты газабына дучар булалар». Сүз йөртү, гайбәт сөйләү, яла ягу, башкалар хакында начар сүзләр әйтү һәм шул сүзләрне тыңлап кына тору да. ( тыңлаучысы булмаса сөйләүчесе булмый) Ислам динендә олуг гөнаһ булып санала.
-Бер вакытны Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһү галәйһи ва салләм сәхабәләреннән: «Сез гайбәтнең нәрсә икәнен беләсезме?» – дип сорады.
Алар: «Аллаһ һәм Аның илчесе бу хакта яхшырак белүчеләр», – дип җавап бирделәр.
Һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһү галәйһи ва салләм : «Әгәр без бер кеше турында аның йөрәгенә, күңеленә ярамый, охшамый, хуш килми торган сүзләрне ул югында ягъни аның артында сөйлибез икән, менә ул инде ГАЙБӘТ була»,– дип аңлата.
Сәхабәләр: «Йә Расүлүллаһ! Ә әгәр ул хата-кимчелек, гонах ул кешедә чыннан да булсадамы?» – дип сорадылар.
Аллаһның илчесе Мөхәммәд салләЛлаһү галәйһи ва салләм : «Әгәр ул хата - кимчелек, гонах бу кешедә чыннан да булсада, син ул югында аның артында ул кешенең гайбәт сөйләгән буласың, әгәр дә ул хата-кимчелек, гонах бу кешедә булмаса, син аңа яла яккан буласың»,- дип әйтә.
-Шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһү галәйһи ва салләм әйтте:
«Гайбәттән ерак торыгыз, хаклыкта, гайбәт зинадан да яманрак».
Игътибар итсәгез, зинадан да яманрак. ди. Зина кылучы Аллаһы Тәгаләгә тәүбә кыла ала һәм Раббысы аның ихлас тәүбәсен жавапсыз калдырмас, гафу итәр -Ин Шәә Аллаһ..
Гайбәт сөйләүче таратучы яман сүзләр сөйләүчене исә Аллаһы Тәгалә һич тә гафу итмәс, ул кемне яманлаган, гайбәтен сөйләгән, шул кешедән гафу сорап ул аны гафу итмичә.
--Пәйгамбәребез Мөхәмммәд салләЛлаһү галәйһи ва салләм әйтеп калдырган мондый сүз дә бар: «Гайбәтче (гайбәт сөйләүче) беркайчан да Жәннәткә кермәс».
--Бервакыт Аллаһ Илчесе сораган: «Аллаһы Тәгаләнен иң яман коллары кемнәр булуын әйтимме?» Сәхабәләр: «Әлбәттә, йә Рәсулулла»,- дип жаваплаганнар.
-Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһү галәйһи ва салләм болай дигән: «Гайбәт сөйләп, таратып, фетнә чыгаручылар, кешеләрне бер берсенә яманлап сөйләп дошманлаштыручылар һәм гаепсезләргә нахак гонах, бәла гайбәт ягучылар».
-Раббыбыз Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә иң элек үз житешсезлекләребез, яман гамәлләребез һәм гөнаһларыбызга игътибар итүне насыйп итсә иде. Бу без кылырга тиешле эш-гамәл.
Һич кенә дә шикләнмәгез: Без һәр беребез үзебезгә хисап кылырга, үзебезне бераз гына булсада тикшерергә тотынсак, шундый начар, яман гамәлләребезне табачакбыз башкалар турында уйларга вакыт та булмас, теләктә калмас,.
Бу юлда барчабызга да зур эш башкарырга һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә барчабызга да насыйп булса иде. Әәмиин!
Олы хөрмәт һәм изге теләкләр белән, Рөстәм хәзрәт Гәрәев, Биккол авылы мәчете.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев