Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан игълан ителгән “Алар даны мәңгелек” дип исемләнгән районкүләм сәнгать фестиваленең гала - концертлары һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантаналары 30 апрель һәм 7 май көннәрендә Теләче мәдәният йортында узачак.
Бүген, ягъни 30 апрель көнне - район мәдәният йорты сәхнәсендә районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючы үзешчәннәр чыгыш ясаса, 7 майда - авыл җирлекләреннән килгән һәвәскәрләр сәхнә тотачак. Концертларга “Пушкин картасы” белән дә керергә мөмкин. Фестиваль тамашалары 19.00 сәгатьтә башлана.
Нет комментариев