Гел алдынгылар сафында
“Магдон” комбайны белән игеннәрне һәм күпъеллык үләннәрне теземнәргә салуда җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте механизаторлары Айрат Сабиров белән Рамил Сибгатуллин елның елында югары күрсәткечләргә ирешеп эшлиләр. 2024 ел урагы да искәрмә булмады, урып-җыю кампаниясендә гел алдынгылар сафында бардылар.
Балыклы авылында үз гаиләсе белән гомер итүче Айрат Сабиров белдергәнчә, алдынгылыкның сере - үз эшеңне яратып, тәртип белән башкаруда. Озак еллар аның кулалмашы Рафис Шәйхетдинов булды, инде берничә ел ике туганы Рамил белән бер-берсен аңлап, дустанә хезмәт куялар. “Комбайнчы буларак утыз дүртенче сезонымны эшләдем. Комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән еллар белән кырык елга җыеладыр”, - ди Айрат. Яшьлегендә “Алтай” тракторында да эшләргә насыйп була аңа. Әтисе дә гомерен туган хуҗалыгында тракторчы булып эшләп үткәргән. Авыл җирлегедә бухгалтер булып эшләүче хәләл җефете Сәлимә ханым белән уртак мәхәббәттә туган балалары Зөләйха белән Зөлфәтне тәрбияләп үстерәләр.
Фәнил Нигьмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев