«Георгий тасмасы» акциясе узды
Алдынгылар хәрәкәте активистлары һәм Иске Җөри мәктәбенең Н.Р. Бәдриева җитәкчелегендәге ЮИД отряды, юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре Л.Т. Киямов, Р. Р. Назмиев, эчке эшләр бүлеге хезмәткәре А. А. Файзрахманов һәм юл хәрәкәте иминлеге бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова белән берлектә «Георгий тасмасы» акциясен үткәрделәр.
Акцияне оештыручылар җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә георгий тасмаларын тапшырдылар һәм әлеге символны йөртү кагыйдәләрен аңлаттылар.

Автомобильдә лентаны арткы төр көзгедә яки прибор панелендә урнаштыру рөхсәт ителә. Лентаның пычрак яки таушалган булуы ярамый - бу символиканы турыдан-туры хөрмәт итмәү билгесе.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев