Татар теле «Яндекс» системасында сораулар һәм тәрҗемәләр саны буенча Россия халыклары арасында иң популяр тел. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин хәбәр итте.
Гыйльмуллин ассызыклаганча, эзләү таләпләрендә татар теленең лидерлыгы – аны саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән күпьеллык системалы эш нәтиҗәсе. Спикер шулай ук милли телләрне цифрлы технологияләргә интеграцияләүнең аларны алга таба тарату һәм популярлаштыру өчен мөһимлеген билгеләп үтте.
Нет комментариев