Казанда торак-коммуналь хуҗалык тарифлары артачак
В республике

Казанда торак-коммуналь хуҗалык тарифлары артачак

1 октябрьдән Татарстан башкаласында коммуналь хезмәтләргә тарифлар артачак. Көтелмәгән үзгәрешләр булмаса, уртача үсеш 18,2 процент тәшкил итәчәк.

Тиешле указ узган елның декабрендә үк имзаланган иде, хәзер аны куллану вакыты гына килеп җитә. Халык өчен бу соңгы елларда иң зур арту булачак, чөнки 2026 елның 1 гыйнварында үткәрелгән индексация нибары 1,7 процент тәшкил иткән.

Барыннан да бигрәк салкын су кыйммәтләнә — 20 процентка. Электр энергиясе — 17,7 процентка, кайнар су 16,7 процентка артачак. Җылылык — 16,1 процент, су агызу — 12,1 процент, ә чүп чыгару-9,9 процент. 


Нет комментариев