Казан  блогеры  Алматага җәяү  барган
В республике

Казан блогеры Алматага җәяү барган

Казан блогеры Никита Кузнецов җәяүләп Алматага барып җиткән. 3000 км озынлыктагы маршрутны ул 120 көндә узган, дип сөйли блогер үзенең социаль челтәрләрендә.

Сәяхәтче үз юлын 9 майда башлаган. Никита сәяхәтенең төп максатын халыклар дуслыгын ныгыту теләге белән аңлата. 

Блогер шәһәрдә 10 көн булырга, язылучылар белән очрашырга, җылы әйберләр сатып алырга, шуннан соң җәяү  Бишкекка барырга планлаштыра.

Исегезгә төшерәбез, бу Кузнецовның беренче җәяүле кичүе түгел. Узган ел ул Казаннан Иерусалимга кадәр җәяү барып җиткән иде. 
 


Нет комментариев