Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Гражданнарны кабул итте

Бүген районыбызда эш сәфәре белән “Ростехнадзор”ның Татарстан Республикасы Идарәсе начальнигы урынбасары Рәдис Рафил улы Кадыйров булып китте. Ул “Ростехнадзор”ның район бүлеге җитәкчесе Илфар Баев белән берлектә гражданнарны кабул итте.

Чара мәгълүм ведомство җитәкчеләренең халыкка якынаю, тракторлар, тагылма машиналар, атракционнар, квадроцикллар, һәм багилар кебек транспорт чаралары белән бәйле проблемаларны өйрәнү, аларны чишү юлларын бергәләп хәл итү максатыннан үткәрелә.  Гражданнарны кабул итү барышыннан күренгәнчә, райондашларыбызның күпчелеген тракторларны һәм арбаларны исәпкә кую мәсьәләсе борчый.

Азактан Рәдис Рафил улын үз бүлмәсендә муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин кабул итте. Сөйләшү эшлекле һәм җылы шартларда узды. Анда тармак буенча эшнең барышы, техник куркынычсызлык белән бәйле мәсьәләләр күтәрелде.

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев