Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Һәр очрак әти - әни өчен фаҗига

Язга чыккач, юл сакчыларының мәшәкате тагын да артты. Тизлек яратучылар мотоцикл иярли, бала - чага электросамокатта чабыша, питбайкка менеп атлана. Кан белән язылган кагыйдәләрне санга сукмау һәлакәткә китерә.

Соңгы елларда бигрәк тә балалар катнашындагы аварияләр саны арта. Инде хәзер үк бер очрак теркәлгән.  Узган ел мототранспортта утырган балалар 41 тапкыр авариягә эләккән. Бер бала һәлак булган. Кырыгы зыян күргән.

Хәзер автоинспекторлар ныклап мотосезонга әзерләнәләр. Быел юлларда квадроциклларның һәм ике тәгәрмәчле техниканың саны тагын да артачак. Димәк, һәлакәтләр дә күбәячәк. Әле сезон ачылмады. Быел балалары авариягә эләксә, әти - әниләре җинаять җаваплылыгына тартылачак. 

- Асфальт әле салкын, юлларга чыкмагыз. Экипировка булу зарур, бу сезнең куркынычсызлыгыгыз. Ярты ел эчендә мотоцикл йөртү күнекмәләре онытылырга мөмкин. Бу очракта тәҗрибәле инструкторлардан сабак алу беркемгә дә зыян итмәс, - диде юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Ленар Кыямов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев