Һөнәри бәйрәм котлавы
Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәтчәннәре һәм ветераннары! Сезнең тырышлык белән Теләчебез, авылларыбыз көннән-көн матурлана, кешеләр туган йорт җылысын ныграк тоя.
Яшәү өчен уңайлы шартлар тудырасыз, елның-елында республика һәм федераль программаларны уңышлы тормышка ашырасыз. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Бәйрәм көнендә без төзелеш оешмаларында хезмәт куючыларга, ветераннарга иҗади уй-ниятләрегезнең тормышка ашуын, районыбызның матур бүгенгесе һәм якты киләчәге хакына яңадан-яңа үрләр яулавыгызны, нык сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек һәм бәхет телибез.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев