Һөнәри бәйрәм котлавы
Район яңалыклары

Һөнәри бәйрәм котлавы

Хөрмәтле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз!

Тәрбияче хезмәте - зур осталык, күңел җылысы, тырышлык һәм түземлелек таләп итә. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч, энергия һәм зур сабырлык сорый.  Балага әхлак  тәрбиясе бирү - тәрбияченең төп бурычы. Замана үзгәрә, аның белән  бергә мәгарифкә яңа стандартлар кертелә. Сабыйлар дөньясында куйган хезмәтләрегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәк көннәрегезнең дә матур нәтиҗәләр алып килүен, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты, район Ветераннар Советы.


Нет комментариев