Тәрбиячеләр көне уңаеннан  чара узды
Район яңалыклары

Тәрбиячеләр көне уңаеннан чара узды

Балалар тормышында тәрбиячеләрнең роле бәхәссез. Алар кечкенә шәхес формалашуга бик күп энергия, мәхәббәт һәм белем бирәләр. Бүген, «Киләчәк» яшьләр үзәгендә, 27 сентябрь - Тәрбиячеләр көне уңаеннан күркәм чара узды.

Җырлар белән үрелеп барган кичәдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, район мәгариф бүлеге методисты Анна Сәетова, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Резедә Якупова тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды. 

  
  

Кадерле тәрбиячеләр! Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сез балаларга шулкадәр күп игелек һәм наз бүләк итәсез, Ходай Сезгә көн саен ныклы сәламәтлек һәм илһам бирсен!

  

Нет комментариев