Бүген Теләче урта мәктәбе укучылары, Ильяс Халиковның «Мөнбәр» татар-дини театры артистлары тарафыннан, Гөлүсә Батталова пьессасы буенча куелган, «Тылсымлы пароль» дип исемләнгән спектаклен тамаша кылдылар.
Тамашачылар арасында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин да бар иде.
- Татар теле һәм туган телләрне саклау комиссиясе ярдәме белән эшләнгән шушы әкияти спекткльне беренче булып Теләче районында күрсәттек. Безнең план нигезендә, республика буенча, илле спектакль каралган, - дип аңлатып үтте Нәҗип Нәкыйп улы.
Чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Нет комментариев