Һөнәри конкурс финалында уңышлы чыгыш ясадылар
Шатлыклы яңалык белән уртаклашасыбыз килә: Балалар иҗат үзәге коллективы «Арктур» һөнәри конкурсның финалында уңышлы чыгыш ясады.
Алар бу бәйгедә ике номинация буенча катнашкан : «Өстәмә гомуми белем бирү программаларын үстерү программасы» һәм «Өстәмә белем бирү методисты».

- Безнең бу масштаблы чарада беренче тапкыр катнашуыбыз - бу бик зур тәҗрибә булды. һәм без ике номинация буенча финалга узып 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнүебезне горурланып хәбәр итә алабыз. Бу уңыш безнең коллективның югары профессионализмын һәм компетентлыгын, шулай ук һәр хезмәткәрнең үз эшенә тугрылыгын раслый. Конкурста катнашу безнең өчен үзебезнең көчле якларыбызны бәяләргә һәм алга таба үсеш юлларын билгеләргә мөмкинлек бирде, – диде оешма җитәкчесе Зилә Баева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев