Якташларыбыз иҗаты
Район яңалыклары

Якташларыбыз иҗаты

Төшләремдә күреп сагынам

Аш пешергән әнкәй, итле ашның,
Исе килә ишек алдыннан...
Ашларыңның исен, альяпкычың төсен -
Төшләремдә күреп сагынам.

Ян сәкегә әнкәй өеп куйган -
Мичтә пешкән кайнар ипиләр.
Кайда икән, ипи пешкән мичләр -
Сагындыра, мичле ул өйләр.

Сагындыра кайнар, мичтә пешкән,
Тәгәрәткән эре бәрәңге.
Сагындыра өйдә, аралыкта -
Кышын үскән сарык бәрәне...

И, балачак! Нигә калдың ерак?
Истәлекләр йөрәк түрендә.
Сагынамын Сезне - газиз әткәй, әнкәй -
Төшләремдә күрәм гел бергә!
Җәүдәт Мөхәмәтшин.


Нет комментариев