Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Якташларыбыз иҗаты

Кая китте кышкы айлы төннәр...

Кая китте кышкы айлы төннәр
- Кая китте котып бураны ?
Нык үзгәрде кышкы табигатьтә,
Каты салкыннар да югалды.
Без үскәндә башка дөнья булган-
Ноябрьдән алып марткача..
Котып бураннары котырынды
- Булды кайчак язлар булгачта.
Төкерек төшми җиргә ,ката иде -
Бүрәнәләр шартлап ярылды...
Шуңа дагын барлык җан иясе
, Язны көтте ,язны сагынды.
Инешләрдә бозның калынлыгы ,
Метрданда артык булгандыр...
Бәке тиштек ,балта белән чабып
- Сизелмәде көннең үзганы.
Урамнарда бары сукмак булды ,
Ат юлына маяк кададык.
Тал чыбыгын төртеп барып карга -
Карсызрак юллар сайладык...
Тар сукмактан яңа карны ерып ,
Итек киеп үттек юлларны.
Мичкә терәп җылы кертә идек ,
Салкыннарда туңган кулларны.
Кар күп кышны авыл өйләренең ,
Түбәләре генә күренә.
Тау шуарга ерак барасы юк -
Кар таулары капка төбендә.
Нык үзгәрде дөнья - нык үзгәрде ,
Кешеләрдә хәзер башкалар....
Күрше керми хәзер күршесенә -
Ишекне дә сорап ачалар.
Тик тарихта калды безнең заман -
Кар-буранлы ,салкын кышлары .
Без рәхәт чорда яшәгәнбез ,
Сагынамын яшьлек дусларны.!
Җәүдәт Мөхәмәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев