Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Якташларыбыз иҗаты

«Күңел» хатым

Язам әле хатны, белмим кемгә?
Кыш бабайга түгел,түгелен.
Кыш бабайның барлыгына никтер
Ышанмый шул минем күңелем.

 

Хатлар язам әле күңелемнән
Барып җитсен тиеш җиренә.
Илләр тынычланып, татулык,
Урнашсын дип, туган илемдә.

 

Сорыйм әле гаилә иминлеге,
Балаларым булсын сәламәт,
Бәрәкәте булсын булганының.
Бар да җитеш хәзер, галәмәт.

 

Дога кылып, башны иеп сорыйм
, Туры юлдан атлап баруны.
Гайбәтләрне сатмый, алдашмыйча
Яшәүләре иң-иң авыры.

 

Яңа елга керсәк иде, җиңел атлап.
Саулык, бәхет салып иңнәргә.
Иман байлыклары насыйп булсын,
Тыныч яшик алдагы көннәрдә.

 

Барып җитсен иде "күңел" хатым.
Кабул була торган җирләргә.

 

Зөлфия Гыйльметдинова. Теләче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев