Якташларыбыз иҗаты
Лера апа Хуҗина язган шигырь.
Михербанлы Кояш.
Күптән инде яңгыр булганы юк,
Күккә карап болыт эзли күзләр,
Миһербанлы җылы кояш күктә,
Әйтер иде, әйтә алса җылы сүзләр.
Бер заман томырылып,кабарып,
Күк йөзендә пәйда булды кара болыт,
Хәтта Кояш та бераз куркынып
Кереп качты нигәдер борчылып.
Ара -тирә караштыра кояш
Усал кара болыт ярыгыннан,
Зыян китермәсә ярар иде
Кешеләргә кара болыт, кара янган.
- Мин кояш җылы нурларымны,
Җибәрәм җирдәге тереклеккә,
Кадерләп, иркәләп җылытамын,
Һәрвакыт чамасын белеп кенә.
Саклыйк кешеләрне салкыннан,
Кыш көне дә бераз күренеп алам,
Тереклек бетмәсен өчен җирдә,
Гомер буе мин эленеп торам.
Ә син кара болыт чыгасың ургылып
Куркытасың яшенле утың белән.
Яндырасың күмергә калдырып.
Мин бит барысын да күреп, беләм.
Булдырып була бит тыныч кына
Сугарырга газиз җир ананы,
Куркытма син, кара болыт, Аллаһ бәндәсен.
Кеше гомере бик кадерле, үзең беләсең.
Болай да адәм баласы
Гел борчылып яши бит
Я сугыш, я пандемия, ипотека я кредит.
Адәм баласы кодрәтле, ләкин кыска гомерең,
Ничек тиеш, шулай үти ходаеның әмерен.
Нинди генә җырлар җырламый, халык жирне яратып,
Җирдә яшәүне мактап, тәмен татып.
Яшәсеннәр рәхәтләнеп, кайгы – хәсрэт күрмичә,
Мин дә җылытып торырмын, тырышып сүрелмичә.
Куркытма син, кара болыт, үзгәрт бераз йөзеңне,
Адәм баласы изге җан,тыңла минем сүземне!!!.
Лера Хуҗина, Теләче – Сауш.
26 июнь 2026 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев