Якташларыбыз иҗаты
Җомга көнебез хәерле булсын!
Бу таңнарны күрә алганыма
Мең рәхмәтле сиңа мин,Раббым.
Бүген янә тойдым җир җылысын
Һәм кабаттан күзләремне ачтым.
Син бит Раббым миңа насыйп иттең
Сихри матурлыкны күрергә.
Челтерәп аккан чишмә тавышы да
Дәва бирә кебек күңелгә.
Кош сайравын ишетәмен һәркөн,
Назлаганын тоям җилләрнең.
Аяз көннәр,тыныч төннәрне дә
Бүләк итеп безгә биргәнсең.
Һәрбер таңны сөеп каршылыймын,
Яшәү рәхәт... күңел талпына.
Бүгенге көн мин бик бәхетлемен
Чиксез рәхмәтлемен барсына!
Дус-туганнар белән тату яшим,
Якын итәм кече -олысын.
Рәхмәт Аллаһ,гомер биргәнеңә
Бәхетнең дә иң-иң олысын!
Гөлназ Шарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев