Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Яктылык кайтару элементларын куллануны закон таләп итә

Тиздән яктылыкның кыска, караңгылыкның озын вакытлары башлана. Бу чор һәм табигать шартлары (яңгыр, карлы яңгыр, томан, юллардагы бозлавык) юлларда йөрүчеләрдән уяулык һәм яктылык кайтару элементлары белән тәэмин ителүне сорый.

Бигрәк тә җәяүлеләр тәүлекнең караңгы вакытында тапталып имгәнәләр, я һәлак булалар. Гаҗәп түгел, караңгыда машина йөртүче юлга чыккан җәяүлене соң күреп ала.

Яктылык кайтару  элементлары махсус материалдан ясала һәм яктылык нурын чагылдыра. Нәтиҗәдә, машина йөртүче җәяүлене 150-200 метрдан ук күреп өлгерә. Бу инде аңа нинди дә булса карарлар кабул итү өчен 15025 секунд вакыт бирә дигән сүз. Шулай итеп,  җәяүленең гомере сакланып кала.

Яктылык кайтаргыч элементларны киемгә алга да, артка да һәм ян-якларга да беркетергә кирәк. Шулай иткәндә аны каршыга килүче машинадан гына түгел, юлдаш транспорттан да күреп алып булачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев